22 февраль көнне Аксубай үзәк китапханәсендә «Book-симпатия» дип исемләнгән әдәби кичә узды

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

Аксубай үзәк китапханәсендә «BoOk Вы» антикафесының яшьләр проекты - китапханә арт-киңлегенең яңа форматы. Бу-китапка гашыйк булган, яхшылык тудырырга яратучы, әдәби һәм интеллектуаль белемнәре белән уртаклашучы яшь кешеләр белән очрашу һәм аралашу өчен иҗади мәйданчык.

22 февраль көнне «Book-симпатия»дип исемләнгән әдәби кичә узды. Кичә матур, җылы һәм күңелле килеп чыкты, мөгаен, шулай булырга тиештер. Чарада катнашучылар яраткан китаплары турында сөйләштеләр, мәгълүмат белән уртаклаштылар, һәркем үз-үзен туган телендә сөйләштеләр. Марина Цветаева шигырьләренә гитара астында җырлар җырладылар, ә кичәнең яңа катнашучылары «Антикафе_ВоОкВы» проектыннан, китаплар уку өчен шәхси бүләкләр тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International