Елның иң кыска ае истәлекле вакыйга - энергетик яктан көчле «көзгеле» дата «22.02.2022» булды. Уңнан да, сулдан да бертигез укыла торган сан, алты икеледән торган сан - бу тылсымлы ярашу. Һәм бу көнне күпләр тормышны яхшы якка үзгәртү өчен гадәти булмаган даталар энергиясе белән файдаланды. Яшь пар Лаврентьевлар Алексей һәм Снежанна аны үз гаиләсен булдыру көне итеп сайладылар.