Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе хәбәр итә.

2022 елның 25 феврале, җомга

Аксубай муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе хәбәр иткәнчә, республикада ата-аналарга түләүсез психологик-педагогик ярдәм күрсәтү өчен «Без бергә» консультатив үзәге булдырылган. Үзәк белгечләре балаларны укыту һәм тәрбияләү, балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тормышка ашыру, белем бирү һәм укыту рәвешләрен сайлау һәм башка мәсьәләләр буенча көндезге, дистанцион һәм күчмә консультацияләр үткәрә. Үзәкнең вәкиллеге түбәндәге адрес буенча урнашкан: Нурлат ш., Завод ур., 1. Белешмә өчен телефон: 89297263108.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International