Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2022 елның 25 феврале, җомга

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә::

2022 елның 26 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

томан, иртән һәм көндез бозлавык, юлларда көчле бозгалак.

Россия ГТХМның Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе киңәш итә:

Бозлавык вакытында: Аз шуыша торган аяк киеме әзерләгез. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән кешеләргә резин накорник яки очланган шиплар белән махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр Сез таеп китсәгез, төшегез биеклеген киметү өчен утырыгыз.

Табигатьтә актив ял яратучыларга үзләре белән элемтәнең төзек чараларын, навигация приборларын алырга киңәш ителә. Күренеш начарайганда, урында ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.

Бозлавык һәм җил исү хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормоз белән кулланмаска: кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз вакытында берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда яктылык кайтаручы жилет киергә киңәш ителә.

Томан булганда, һава шартларында республика юлларында кыен урыннардан, текә борылышлардан йөрү, үргә менү -төшү  авырлашырга мөмкин. Машина йөртүчеләргә алдан уйламыйча тормозга басмаска, башта артта баручылар өчен, кисәтү итеп, берничә тапкыр тормоз педаленә басып алырга киңәш ителә. Шулай ук машина йөртүчеләрдән автомобильләренең техник торышына, төзеклегенә игътибарлы булулары сорала.

Җәяүлеләргә юл аша тиешле урыннан гына чыгарга, яктырткыч билгеләр булган кием кияргә кирәклеге искәртелә. Күз күреме начар һава шартларында автомобиль йөртүчеләр машиналарын тиз генә туктата алмаганын онытмаска кирәк. Тукталышларда яктылык кайтаручы жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементларны беркетергә.

Игътибарлы һәм сак булыгыз!!!

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия ГТХМның ТР буенча баш идарәсенең «Ышаныч телефоны» 8 (843) 288-46-96

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International