11 нче сыйныф укучыларының КНИТУ-КАИның Чистай филиалы вәкилләре белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашу

2022 елның 25 феврале, җомга

Ел саен үткәрелә торган һөнәри юнәлеш бирү чаралары кысаларында Аксубай ш.т.п. урта мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының «Восток» Чистай филиалы вәкилләре белән очраштылар.

КНИТУ-КАИның Чистай филиалы кабул итү комиссиясе рәисе, доцент, педагогика фәннәре кандидаты Юлия Викторовна Ефимова һәм доцент, техник фәннәр кандидаты Виктор Владимирович Белош КНИТУ-КАИның Чистай филиалында кабул итү кагыйдәләре, уку плюслары, тулай торакта яшәү шартлары, чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру турында таныштырдылар.

Хәзерге вакытта «Восток» Чистай филиалында 100дән артык укытучы эшли, аларның 65% — фәннәр кандидаты, 11% — фәннәр докторы.

Филиалда укыту «Приборлар төзү», «Информатика һәм исәпләү техникасы», «Икътисад», «Менеджмент» юнәлешләре буенча алып барыла, ВУЗга кадәрге әзерлек системасы бар.

Укучылар мәгълүмат белән кызыксындылар һәм бик күп сорауларга югары уку йорты вәкилләре җавап бирделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International