Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының территориаль сайлау комиссиясе хәбәр итә

2022 елның 25 феврале, җомга

       Татарстан Республикасы Аксубай районының территориаль сайлау комиссиясе «Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында» Федераль законның 65 статьясындагы 2 пункты, Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 76.1 статьясындагы 1 өлеш нигезендә хәбәр итә:

2022 елның 2 мартыннан 2022 елның 8 мартына кадәр ТР Аксубай районы территориаль сайлау комиссиясе бинасында (Аксубай штп, Ленин ур., 10 йорт) алдан тавыш бирү үткәрелә. Эш көннәрендә 15: 00 сәгатьтән 19: 00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр

2022 елның 9 мартыннан 2022 елның 12 мартына кадәр Аксубай штп, Мазилин ур., 39 адресы буенча № 572  УИК бинасында. Эш көннәрендә 15: 00 сәгатьтән 19: 00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр

Алдан тавыш бирүне үткәрү вакыты:

Алдан тавыш бирү эш көннәрендә көнгә дүрт сәгатьтән дә ким булмаган (җирле вакыт буенча 15 сәгатьтән соң) һәм ял көннәрендә 8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр (65 статьяның 4 пункты, 76.1 статьяның 3 өлеше)үткәрелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International