Бүген, 25 февраль көнне, район мәдәният йортында авыл җирлекләре башлыклары, предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре катнашында гомумрайон киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәне район башлыгы Камил Гыйлманов үткәрде.
Түбәндәге мәсьәләләр каралды:
• ТР МКның «ТР МКның «Татарстан Республикасында яңа короновирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» 19.03.1920 ел, № 208 карарына үзгәрешләр кертү хакында» 18.02.2022 ел, № 136 карары таләпләрен үтәү турында.
* Район оешмаларының эш куркынычсызлыгын тәэмин итү турында
- Үзара салым акчаларын җыю турында. Гидротехник корылмаларга керү юлларын чистарту.
* Терлекчелек продукциясе җитештерү турында
* Язгы кыр эшләренә әзерлек турында
* Аксубай ш. т. п. №7 бер мандатлы сайлау округы буенча өстәмә сайлаулар турында:
• Хезмәтне саклау, янгын һәм җитештерү куркынычсызлыгы өлкәсендә законнар таләпләре
Киңәшмә ахырында районның ГТХ буенча утырышы узды.