Аксубай районында «Хәтер альбомы» дигән күчмә патриотик күргәзмә уза

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Яңа Ибрай авылына якташларыбыз – Бөек Ватан сугышы геройлары турында сөйләүче экспонатлар куелган күргәзмә барып җитте. Авыл мәдәният йортында зур экспозиция урнашкан. Биредә авыл халкының, шул исәптән Яңа Ибрай авылының, илебезнең якты киләчәге өчен фашистлар белән фидакарьләрчә сугышкан фоторәсемнәре, тарихлары бар. Яңа Ибрай авылы китапханәсе белгече өлкән яшьтәге кешеләрне күргәзмә белән таныштырды. Альбомнарны зур кызыксыну белән карадылар һәм онытылмас тәэсирләр алдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International