Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар!  Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе хәбәр итә:

Татарстан Республикасы территориясендә 28 февральдә, төнлә һәм 1 мартта көндез урыны белән томан көтелә: 

Россия ГТХМның Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе киңәш итә:

 Томан булганда, һава шартларында республика юлларында кыен урыннардан, текә борылышлардан йөрү, үргә менү -төшү  авырлашырга мөмкин. Машина йөртүчеләргә алдан уйламыйча тормозга басмаска, башта артта баручылар өчен, кисәтү итеп, берничә тапкыр тормоз педаленә басып алырга киңәш ителә. Шулай ук машина йөртүчеләрдән автомобильләренең техник торышына, төзеклегенә игътибарлы булулары сорала. Тукталышларда Тукталышларда яктылык кайтаручы жилет киергә киңәш ителә.

Җәяүлеләргә юл аша тиешле урыннан гына чыгарга, яктырткыч билгеләр булган кием кияргә кирәклеге искәртелә. Күз күреме начар һава шартларында автомобиль йөртүчеләр машиналарын тиз генә туктата алмаганын онытмаска кирәк. Югары күренешле жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементларны беркетергә.

Игътибарлы һәм сак булыгыз !!!

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия ГТХМның ТР буенча баш идарәсенең «Ышаныч телефоны» 8 (843) 288-46-96

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International