Автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү

2022 елның 1 марты, сишәмбе
Закон буенча автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү күп кенә шартларга туры килергә тиеш, кайбер автомобиль хуҗалары алар турында белми.

Беренчедән, автомобиль хуҗасының үзенең машинасына ремонт үткәрелгән вакытта карап торырга тулы хакы бар. Ул эш барышына катнашырга тиеш түгел, әмма теләсә кайсы вакытта башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерергә тулы хокукы бар. Шуңа күрә сервис үзәге клиентка кагыйдәләрне һәм эшнең технологик режимын, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәгәндә производство бинасында булу мөмкинлеге тудырырга тиеш. 

Икенчедән, автомобильне сервис үзәгенә тапшырганда тапшыру - кабул итү акты төзелергә тиеш. Әлеге актта кулланучының машинаны нинди хәлдә тапшырганы күрсәтелергә тиеш.

Өченчедән, килешүдә күрсәтелгән сроклар үтәлергә тиеш. Киресенчә булган очракта кулланучы сервис белән яңа срок килештерергә, кулайлы бәя өчен өченче затка эшләрне башкаруны йөкләргә яисә аны үзең башкарырга, эш бәясен киметүне таләп итәргә, килешүдән тулысынча баш тартырга хокуклы. Шуның өстенә сервис кулланучыга чыгымнарны кайтарырга тиеш.

Дүртенчедән, ремонт кабул итү-бирү актына кул куелганнан соң тәмамланган дип санала.

 

Әгәр килешүдән читкә тайпылу күзәтелсә (эш нәтиҗәләре начарланса), составтагы частьлар алмаштырылса, коммплект булмау яисә башка төрле җитешсезлекләр табылса, бу хакта башкаручыга телдән яки язма рәвештә хәбәр итәргә кирәк.

Әгәр дә сервис җитешсезлекләрне кулланучы таләп иткән вакытта юкка чыгармаса, кулланучы килешүне өзәргә һәа акчаны кире кайтаруларын таләп итәргә хокуклы.

Хөрмәтле автомобиль сөючеләр, игътибарлы булыгыз һәм үзегезне алдарга юл куймагыз!
 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International