Эре мөгезле терлекләр үрчетү-бүгенге терлекчелектәге иң мөһим юнәлешләрнең берсе. Бу юнәлеш буенча максатчан эш алып бармыйча, тулаем сөт фермасы үсешен фаразлап булмый. Сыерның буазарлыгын алдан билгеләү (ясалма рәвештә аталандырудан соң 35-40 көнгә) җитештерү күрсәткечләрен яхшырту буенча чаралар күрергә мөмкинлек бирә. Ветеринария берләшмәсе белгечләре ясалма рәвештә аталандырудан соң 35 көннән бирле УЗИ сканер белән сыерның буазарлыгын алдан билгелиләр.