«Сабын әкияте» түгәрәге дәресләре

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

 «Хыял» социаль приюты тәрбиячесе Әлфия Гамир кызы тәрбияләнүчеләрне "Сабын әкияте"дип исемләнгән түгәрәк эшчәнлеге белән таныштыруын дәвам итә. Сабын ясау серләре буенча дәрестә балалар кул эше сабынын ясау техникасы белән таныштылар, эфир майларын, ароматизаторларны һәм буягычларны кулланырга өйрәнделәр.  Тиздән безнең тәрбияләнүчеләр тәрбияче җитәкчелегендә сабыннан үз шедеврларын ясый башлаячак. Тәрбияләнүчеләр эшчәнлегеннән канәгать калдылар, дәресләр актив һәм мавыктыргыч уза. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International