Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр иткәнчә:
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 3 мартында төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Россия ГТХМның Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе киңәш итә:
Томан булганда, һава шартларында республика юлларында кыен урыннардан, текә борылышлардан йөрү, үргә менү -төшү авырлашырга мөмкин. Машина йөртүчеләргә алдан уйламыйча тормозга басмаска, башта артта баручылар өчен, кисәтү итеп, берничә тапкыр тормоз педаленә басып алырга киңәш ителә. Шулай ук машина йөртүчеләрдән автомобильләренең техник торышына, төзеклегенә игътибарлы булулары сорала. Тукталышларда яктылык кайтаручы жилет киергә киңәш ителә.
Җәяүлеләргә юл аша тиешле урыннан гына чыгарга, яктырткыч билгеләр булган кием кияргә кирәклеге искәртелә. Күз күреме начар һава шартларында автомобиль йөртүчеләр машиналарын тиз генә туктата алмаганын онытмаска кирәк. Яктылык кайтаргыч элементлы киемнәр киеп йөрергә тәкъдим ителә.
Игътибарлы һәм сак булыгыз!!!
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия ГТХМның ТР буенча баш идарәсенең «Ышаныч телефоны» 8 (843) 288-46-96.