Безнең һәм республиканың башка районнары ишегалларының адресларын dvor.tatar сайтында «Документлар» бүлегендә карый аласыз. Программа буенча сорау бирергә мөмкин, тәүлек буе эшли торган кайнар линия 8 (800) 27-520 телефонына шалтыратып яки @dvor.tatar Instagram да язып.
2019 елда Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы программаны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. Программаны тормышка ашыру барышында Татарстанда 2 миллионнан артык кешенең яңа уңайлы ишегаллары барлыкка киләчәк — аларның саны 6923 булачак. Ә 2022 елда программа буенча безнең республикада 1200 ишегалды төзекләндереләчәк.