Семинар спикеры булып Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы Эльмира Хәмидуллина чыгыш ясаячак.
Трансляция барышында спикерга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге гамәлгә ашырылачак. Вебинар бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.
Вебинарда катнашу өчен:
• сылтама: https://w.sbis.ru/event/webinar_redirect/417761cd-3148-405a-a703-b9f3fb878bbb;
• ачылган биттә «Катнашачакмын» төймәсенә басып, чарага теркәлергә кирәк;
• вебинар алдыннан сылтама ачарга һәм «Вебинарга күчәргә» төймәсенә басарга кирәк.