Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ мәгълүматы буенча:

 2022 елның 4 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

 Россия ГТХМның Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе кисәтә:

Томан вакытында: Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.                                                                                                                 Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә.  Машина йөртүчеләргә алдан уйламыйча тормозга басмаска, башта артта баручылар өчен, кисәтү итеп, берничә тапкыр тормоз педаленә басып алырга. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә. Ерак араларга барудан баш тартыгыз. Игътибарлы һәм сак булыгыз!!!

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына – «101,112» номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International