Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең финанслар һәм мөлкәт белән идарә итү буенча беренче урынбасары Илшат Моратшин Аксубай районы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча төп чаралар планын гамәлгә ашыру буенча оператив штаб утырышын үздырды. Планны гамәлгә ашыру, тармак ведомстволарының агымдагы шартларда эше буенча бурычлар куелды.
Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының 01.03.2022 ел, № 21-р күрсәтмәсе белән оператив җавап бирү максатыннан Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев җитәкчелегендә оператив штаб булдырылды һәм район икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча төп чаралар планы расланды.
Район планы өч төп юнәлеш буенча формалаштырылган:
- беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итү һәм халыкка ярдәм итү;
- кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү;
- гомумсистемалы чаралар.
Оператив штаб тарафыннан кабул ителә торган карарларга мониторинг һәм контроль эш төркеме эше кысаларында алып барыла.