Газ үткәрүгә бер тапкыр бирелә торган субсидия турында

2022 елның 4 марты, җомга

 Газ кертүче татарстанлылар йорт биләмәсе эчендә газ торбасы сузу һәм җиһазлар алу чыгымнарын каплар өчен 2022 елда 80 мең сумга кадәр субсидия ала алачак.

Субсидия йорт биләмәсе эчендә газ үткәрү һәм газ җиһазлары сатып алу чыгымнары күләмендә биреләчәк. Бер тапкыр бирелә торган түләүгә 2021 елның 21 апреленнән соң газ керткән кешеләр дәгъва итәргә хокуклы.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 18 февралендәге 137 номерлы карары нигезендә 80 мең сумга кадәр бер тапкыр бирелә торган субсидия:

- Бөек Ватан сугышы ветераннарына, күп балалы гаиләләргә, гаилә әгъзасына 10 мең сумнан кимрәк кереме булган гаиләләргә, I һәм II группа инвалидларга һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә бирелә.

60 мең сумга кадәр субсидия:

- гаилә кереме һәр кешегә 19 мең сумнан артмаган гаиләләргә бирелә.

Субсидия бер йортка бер тапкыр бирелә.

Бер тапкырлык субсидия бирү турында гаризаны торак урыны милекчесе бирә ала. Моның өчен җирле социаль яклау органнарына 2022 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шунда ук бер тапкыр бирелә торган субсидия бирү өчен кирәкле документлар исемлеге белән танышачаклар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International