2 март көнне Аксубай үзәк китапханәсендә «ВоОкВы» китапханә антикафесы кысаларында «БИБЛ_GAME» дип исемләнгән өстәл уеннары кичәсе узды. Өстәл уеннары - хис-кичерешләр, ләззәт, үсеш, һәм, иң мөһиме, дуслар белән аралашу. Анна Артемьева «Тел-халык күңел көзгесе» дигән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Кичә чын мәгънәсендә ихлас һәм уңай эмоцияләр белән узды.