Агымдагы ел башыннан Татарстанда Республикасы Росреестрының сайтының 10 сайт-клоны ябылды. Тагын 13 сайт блокировкалау куркынычы астында тора. Росреестр сайтлары игезәкләрен ачыклау эше башланганнан бирле 200дән артык шундый сайт ябылган. Бу хакта Росреестрның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Барлык сайтлар да бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрыннан өземтәләр (ЕГРН) бирү буенча эш алып барганнар.
Росреестр җитәкчесе урынбасары Максим Смирнов сүзләренә караганда, мондый сайтлар чынбарлыкка туры килмәгән мәгълүмат бирә алулары белән куркыныч. Гражданнар исә, бу хакта белми торып, Росреестрга ялган мәгълүматлар алу турында зарлана.
Татарстан Росреестры кисәтүе буенча, ЕГРНнан өземтәне шушы ведомствоның онлайн-хезмәтләр генә бирә ала. ТР Росреестры җитәкчесе урынбасары Артем Костин сүзләренә караганда, мондый сайтлар икәү - rosreestr.gov.ru һәм kadastr.ru. Бу сайтлардан алынган мәгълүматлар гына дөреслеккә туры килә.
Росреестрның «икеле» сайтлары турында press@rosreestr.org электрон почта аша хәбәр итәргә мөмкин.