2022 елның 4 мартында Аксубай муниципаль районында район башлыгы К.К. Гыйлманов һәм КДВМАның ашату кафедрасы мөдире, биология фәннәре докторы, профессор Ф. К. Әхмәтҗанова катнашында агымдагы елның 2 аенда терлекчелек эшчәнлеге йомгаклары буенча семинар-киңәшмә узды.
Теоретик өлештә агымдагы елның 2 аенда терлекчелек эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Ф.К. Әхмәтҗанова сөт җитештерүдә һәм эре мөгезле терлекләрне симертүдә авыл хуҗалыгы терлекләрен баланслы ашату технологиясен, аксым-минераль комплексын куллануны аңлатты. «Экомаш Органик» фәнни-җитештерү корпорациясе ҖЧҖнең генераль директоры В.А. Аксенов агросәнәгать комплексы калдыкларын рециклинг нигезендә концентратлар җитештерүнең яңа технологиясе турында чыгыш ясады. Практик өлештә «Молоко» ҖЧҖнең Карас бүлегендә модернизация һәм реконструкциядән соң 400 баш сыерга исәпләнгән сөт комплексында булдылар. 8 Март алдыннан терлекче хатын-кызларга район Район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.