PROинтерес»  һөнәрен сайлау буенча онлайн-фестиваль

2022 елның 5 марты, шимбә

Татарстанда мәктәп укучылары арасында профессиягә карата игътибарны арттыру максатыннан «PROинтерес» дип аталган һөнәр фестивале эшли башлады. 1-15 мартта укучыларга Татарстанның алдынгы компанияләреннән челленджлар үтәргә һәм призлар (Колонки Маруси, Яндекс-станции мини, VR-очки, мыши Microsoft, сертификаты в LEGO, Декатлон, МИФ, OZON) отарга тәкъдим итәләр.

Фестиваль мәктәп укучыларына һөнәр сайлауда һәм төбәк компанияләре турында күбрәк белергә ярдәм итәчәк. Республика хакимияте белән берлектә Татарстанның 14 зур компаниясе катнаша. Араларында: Нэфис Косметикс, ТТС, Татхимфармпрепараты, Ак Барс Банк, КАМАЗ, KAMA TYRES, ICL, Татнефть, ОЭЗ «Алабуга», «Машина төзелеше заводы» КМПО,Зеленодольск проект-конструктив бюросы, А. М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы, KazanExpress, Pozis.кебек партнерлар бар.   Фестивальдә 10 яшьтән 21 яшькә кадәр булган барлык балалар да катнаша ала. Фестиваль ахырында барлык проектларны компания экспертлары караячак һәм иң яхшы эшләрне суперпризлар белән бүләкләячәкләр.

Фестиваль турында https://newround.ru/pro сайтыннан тулырак белешергә була.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International