Аксубайлылар Май чабуны бәйрәм иттеләр һәм кыш белән саубуллаштылар.
Аксубайның төп мәйданында беренче яз бәйрәменә йөзләгән кеше – балалары белән гаиләләр, яшьләр һәм өлкән буын кешеләре җыелды. Мәдәният хезмәткәрләре дәртле җырлары, биюләре белән бәйрәмгә ямь өстәделәр. Тирә-юньдә яхшы, күңелле атмосфера хөкем сөрде. Май чабу бәйрәмендә катнашучыларга коймак һәм самавырдан кайнар чәй тәкъдим иттеләр. Мәйдандагы яңгыравыклы көйләр астында халык кышны дәртле җырлар, әйлән-бәйлән, төрле уеннар белән озатып, күңел ачты.
Традицион Май чабу курчаклары бәйгесендә призлы урыннарны алучыларны бүләкләү булды. Бу иҗади ярышта беренче урын өчен призга «Буратино» балалар бакчасы коллективы лаек булды. Икенче урында – Аксубайның 2нче мәктәбе, өченче урында – Виталий Тимирясов исемендәге 1нче мәктәп.
Район башлыгы Камил Гыйлманов хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм тантана районның төрле өлкәләрендә һәм иҗтимагый тормышында иң мөлаем, актив хатын-кызларына Рәхмәт хатлары, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Алар адресына рус, чуаш һәм татар телләрендә җырлар яңгырады.
Мәйданда биюләр, әйлән-бәйлән җырлары озак дәвам итте. Бәйрәм салам карачкысын яндыру белән тәмамланды.
Тулырак: http://aksubayevo.ru