Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Иске Чуаш Әдәмсуы авыл китапханәсендә «Әнигә открытка» дип исемләнгән мастер – класс үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары белән иҗади сәгатьне технология укытучысы И.В.Антонова үткәрде. Үз кулларың белән ясалган һәм бала кул куйган мондый бүләк һәр әнине аларның бәйрәмендә куандырыр дип ышанабыз. Бу чарага китапханәче «Дөньяда иң яхшы әни» дигән китап күргәзмәсе оештырды. Балалар әниләре турында сәнгатьле итеп шигырьләр укыдылар.