Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр итә

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2022 елның 15 мартында 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләре белән «Леруа Мерлен» сәүдә челтәре конференциясе узачак.

«Леруа Мерлен» Россия базарында иң эре DIY сәүдә челтәре булып тора. Россиядә ритейлер 66 шәһәрдә 112 кибет һәм 9 склад предприятиесе белән тәкъдим ителгән. Һәр гипермаркетта кимендә 35 000 төр товар биш төп юнәлеш буенча сатыла — йорт, интерьер, төзелеш материаллары, ремонт, бакча. Шул ук вакытта «Леруа Мерлен» үз маркетплейсын һәм онлайн сату эшен актив үстерә.

Бүгенге көндә компаниянең барлык товар әйләнешенең 70 проценты тирәсе локаль җитештерелгән товарлар тәшкил итә, һәм компания җирле товар җитештерүчеләр белән хезмәттәшлекне киңәйтергә тели.

Конференциядә катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча: https://lerua-merlen-vostok-event.timepad.ru/event/1950590 онлайн-теркәлү узарга кирәк

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International