«Нәрсә? Кайда? Кайчан?» төбәкара интеллектуаль уен бәйгесе җиңүчеләре

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Никифорова Юлия, Николаева Евгения, Синдимирова Софья, Мельникова Мария, Гаврилов Евгений, Музилеева Екатерина составындагы Савгач урта мәктәбе укучылары командасы Татарстан Республикасы гомуми белем бирү мәктәпләре арасында (чуаш этномәдәни компоненты белән) «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» төбәкара интеллектуаль уен бәйгесендә җиңүче булды. Команданың җитәкчесе: Романова Татьяна Петровна, чуаш теле һәм әдәбияты укытучысы.                                                                                            

Конкурс Түбән Кама шәһәренең 34 нче гимназия-интернаты базасында узды. Чара РФ халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елына һәм Татарстан Республикасында цифрлаштыру елына багышланган

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International