2022 елның 1 мартыннан 1 сентябренә кадәр республика халкын татар телендәге элмә такталар, мәгълүмат такталары, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортлар аншлагларындагы исемнәр һәм язуларда хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс (алга таба – Конкурс) игълан ителә.
Конкурсны оештыручы– Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил – «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасының баш модераторы.
Конкурс модераторы – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты – «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасының модераторы.
Конкурс татар телен саклау һәм популярлаштыру, республика халкының игътибарын татар телендәге элмә такталар, мәгълүмат такталары, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортлар аншлагларындагы исемнәр һәм язуларда хаталар проблемасына җәлеп итү максатларында уздырыла.
Конкурста Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлгән (Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы аша авторизация узган гражданнар (алга таба- ЕСИА)), «Халык контроле» ДМСна хәбәрнамә биргән яки конкурс модераторына татар телендә рәсми визуаль мәгълүмат текстында хаталар булуы һәм (яки) аның рус телендә рәсми визуаль мәгълүмат текстына туры килмәве турындагы мәгълүматны үз эченә алган язма мөрәҗәгать, барлык гражданнар катнаша ала.