Татарстан Республикасында 2009 елдан башлап җәмәгать тәрбиячеләре турында 21.01.2009 ел. 7-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы уңышлы гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә 3300гә якын граждан активисты балигъ булмаган хокук бозучыларның остазлары булдылар. «Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалауда җирле җәмәгатьчелек ресурслары» проектын гамәлгә ашыру кысаларында, 2019 елда «ПСА «УМАЙ» КБАО тарафыннан, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе ярдәме белән, Президент грантлары фонды акчасына, җәмәгать тәрбиячеләре өчен «Стоп-янау» («Стоп - угроза»). мәгълүмати - белем бирү программасы гамәлгә ашырыла.