Контроль-хисап палатасы рәисе бюджет акчаларының максатчан кулланылышына һәм рациональ куллануга тышкы финанс контролен гамәлгә ашыру турында сөйләде. Район җирле үзидарә органнарының һәм муниципаль бюджет учреждениеләренең 2021 елгы финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерү нәтиҗәләре турында.
2021 ел нәтиҗәләре буенча милеккә һәм арендага җир кишәрлекләре бирү эше һәм муниципаль милектәге мөлкәттән файдалану һәм аның белән идарә итүне контрольдә тоту турында мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе сөйләде.
Иҗтимагый совет рәисе 2021 ел нәтиҗәләре буенча Аксубай муниципаль районы Иҗтимагый советының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча эшчәнлеге, шул исәптән иҗтимагый контроль һәм коррупциягә каршы тору мәсьәләләрендә үзара хезмәттәшлек турында мәгълүмат җиткерде.