Татарстан Росреестры онлайн-режимда «Геодезия в объективе» фотокүргәзмәсенә чакыра

2022 елның 11 марты, җомга

Быел 13 мартка туры килә торган Геодезия һәм картография хезмәткәрләре көне алдыннан Росреестр «Геодезия объективта»дип исемләнгән масштаблы фотопроект башлап җибәрә. Аны төзүдә Россия Федерациясенең барлык субъектлары катнашты. Татарстанда фотокүргәзмә төзүгә Казан (Идел буе) федераль университеты да кушылды.  Экспозициядә төрле елларда һәм төрле эш шартларында тармак вәкилләре сурәтләгән архив фоторәсемнәре куелган. Шул рәвешле, бу XX гасырның кара-ак фоторәсемнәре. Иң элек 1905 нче ел белән билгеләнгән, Бөек Ватан сугышы елларында ясалган фоторәсемнәр дә бар.   Фотографияләр арасында дөнья фәне, профессор, рус астрономы һәм җәмәгать эшлеклесе Василий Павлович Энгельгардтның 1910 елда Дрезденда ясалган «Любезному и единственному другу - ректору Казанского императорского университета Дмитрию Ивановичу Дубяго» фоторәсеме аеруча кыйммәтле.

- Әлеге фотокүргәзмә, чыннан да, уникаль. Фотографияләр эзләү һәм җыю бөтен ил буенча - Калининградтан алып Владивостокка кадәр барды. Экспозициягә кергән фоторәсемнәр-геодезия һәм картография үсеше тарихына ретроспектив караш.  Хәтта белгеч булмаганнарга да ул еллар кадрларын күрү кызык булачак дип ышанам, - дип шәрехли Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров.

Фотокүргәзмә белән танышырга теләгән һәр кешенең мөмкинлеге бар. Барлык фотолар да Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе сайтындагы «Матбугат хезмәте»-«Геодезия объективта» фотокүргәзмәсе» бүлегендә урнаштырылган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International