Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары

2022 елның 12 марты, шимбә
2022 елның 11 мартында Бөгелмә шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды. Ярышларда бөтен республикадан спортчылар катнашты. Һәр районнан стартка 2 ир-ат һәм 2 хатын-кыз кергән муниципаль хезмәткәрләр чыкты. Хатын-кызлар - бер, ир-атлар 3 чакрым дистанциядә ярыштылар.                                                               Ярыш нәтиҗәләре буенча Аксубай муниципаль хезмәткәрләре командасы Борис Соломонов (Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы), Алмаз Бакиров (Аксубай поселогы Башкарма комитеты җитәкчесе), Вера Саттарова ( Аксубай муниципаль районы башлыгының мобилизация эше буенча ярдәмчесе) һәм Ирина Николаева (җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек һәм методик-мәгълүмат эше бүлеге башлыгы урынбасары)18 команда арасында 3нче төркемдә 7 нче урынны яулады.
Безнең спортчыларны яхшы нәтиҗә белән котлыйбыз, уңышлар телибез һәм аларның һәркайсына уртак эшкә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәбез  
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International