2022 елның 11 мартында район башлыгы рәислегендә район прокуроры катнашында районның террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы узды.
- Аксубай муниципаль районы территориясендә миграцион хәлнең торышы турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча бүлеге начальнигы сөйләде.
- Мәгариф оешмаларында психологик куркыныч төркемнәре белән профилактик эшнең торышы һәм камилләштерү чаралары турында, шулай ук анда җаваплы затларның һәм мәгариф учреждениеләре педагог-психологларының катнашуы турында «Мәгариф бүлеге» методисты, педагог - психологы сөйләде.
- ТКК каршындагы ведомствоара эшче төркемнең профилактик эш торышы һәм камилләштерү чаралары турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары мәгълүмат бирде.
- Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы җирлек территориясендә терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау буенча эшне анализлады.
- Районның ТКК секретаре терроризмга каршы тору өлкәсендәге вәзгыятькә йогынты ясый торган сәяси, социаль-икътисади һәм башка процесслар мониторингы турында сөйләде.
Утырышка йомгак ясап, район башлыгы, террорчылыкка каршы комиссия рәисе, һәркем үз эшчәнлегенең юнәлеше буенча җаваплылык турында истә тотарга тиеш, дип билгеләп үтте. Даими рәвештә мәгълүмати-пропаганда чаралары үткәрергә, яшүсмерләргә һәм аларның мәшгульлегенә, патриотик тәрбия бирүгә игътибар итәргә кирәк. Катнашучыларга район терроризмга каршы комиссиясе кабул иткән карарны үтәмәгән яисә бозган өчен җаваплылык турында искә төшерделәр (Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 2.15 статьясы нигезендә административ штраф салу).