Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән «әкият терапиясе»

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

«Хыял» балалар социаль приютында түгәрәк эшчәнлегенең төрле юнәлешләре тормышка ашырыла. Тәрбияләнүчеләр яраткан түгәрәкләргә йөри, иҗади сәләтләрен үстерә, рәхәтләнеп ял итә. Шундый юнәлешләрнең берсе - «Алсу чәчәк» әкият терапиясе» (җитәкчесе Маланчева Марина Александровна) түгәрәк эшчәнлеге.                                                                         

Март аенда тәрбияләнүчеләр «Туган кыз һәм үги кыз» әкиятен сәхнәләштерделәр. Тәрбияләнүчеләр әлеге тамашага кадәр бармак курчакларын тектеләр, декорацияләр ясадылар, текст өйрәнделәр, үзләренең актерлык һәм ораторлык сәләтләрен үстерделәр. Сәхнәләштерелгән якият мавыктыргыч һәм кызыклы килеп чыкты, тамашачылар бик канәгать калдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International