"Якташ язучыларның китаплары белән бер өстәл артында" әдәби кунакханә

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

Литературная гостиная " За одним столом, с книгами писателей земляков "

3 март Бөтендөнья язучылар көне буларак билгеләп үтелә барлык илләрдә диярлек. Аны уздыру турындагы карар «International PEN Club»ның 48нче конгрессында, 1986 елда, кабул ителә. Халыкара язучылар берлеге − ПЕН-клуб (PEN - Poets, Essayists, Novelist сүзләреннән барлыкка килгән, инглиз телендә шагыйрьләр, очерк һәм роман язучылар дигәнне аңлата).              

Урмандәй авыл китапханәсендә мартның беренче декадасында «Якташ язучыларның китаплары белән бер өстәл артында» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Китапханә белгече Татьяна Максимова китапханәгә килүчеләр өчен «Якташ язучылар» («Ентеш çыравçисем») дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. М.Сениэль,П. Захаров,М.Г. Мулеев (Кайнуш Мишши), Н. Г. Мулеев (Михаил Кулай), А. Заварихин, И. Павлов шигырьләрен укыдылар. Шулай итеп  «Якташлар - безнең горурлыгыбыз», «Туган як турында якташлар иҗаты», «Пирěн ентешсем- çěршывăн мухтавлă çыннисем» папкалары белән танышты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International