«Назлылык» социаль хезмәт күрсәтү үзәге алучылары «Яшлек» спорт комплексында булдылар

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

«Назлылык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең «Без бергә» дигән көндезге төркем «Яшлек» универсаль спорт залында булды.                                             

Физик культура буенча инструктор Василий Крмаков яшьләргә спорт комплексы, ХОӘ (ГТО) комплексы турында сөйләде һәм тренажер залында дәрес үткәрде. Шулай ук балалар Василий Васильевич җитәкчелегендә бадминтон уйный алдылар. 

 Физик культура буенча инструктор Лидия Горбунова гимнастика залында күнегүләр үткәрде.                                                                                                   

Бу чарадан балалар бик күп уңай эмоцияләр, зур дәрт һәм энергия алдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International