Баланы уллыкка алганда бер тапкыр бирелә торган түләү

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

Март аеннан уллыкка бала алган гаиләләр арттырылган күләмдәге түләүләр алачак.  Гариза һәм пособие хокукын раслаучы документлар белән яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.                                                                                                                          

Март аеннан башлап, уллыкка яки кызлыкка балалар алган Татарстан гаиләләре арттырылган күләмдә, ягъни индексацияләнгән бер тапкыр бирелә торган түләүләр алачак.                                                                                                                                            

ТР буенча Россия пенсия фонды бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, баланы уллыкка алган вакытта бер тапкыр бирелә торган түләүләр уллыкка алучыларга, опекуннарга, попечительләр яки тәрбиягә бала алган ата-аналарга бирелә. Ел башында мондый ярдәм һәр уллыкка алынган бала өчен 18 886 сум тәшкил итте. Ә 8 яше тулган инвалид баланы уллыкка алган өчен 144 306 сум билгеләнде. Гаиләгә берьюлы берничә бертуган бала кабул ителсә, шулай ук 144 306 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчала ярдәм күрсәтелде, дип искәрттеләр фондта.                                                                              

Март аеннан башлап уллыкка бала алучыларга, индексацияне исәпкә алып, 20 472 сум һәм 156 428 сум түләнәчәк                                                                                                                                  

- Гариза һәм пособие хокукын раслаучы документлар белән яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моны уллыкка алу турында суд карары үз көченә кергән көннән, опека һәм попечительлек органы тарафыннан опека һәм попечительлек билгеләү турында карар чыгарылган көннән яисә баланы гаиләгә алу турында килешү төзелгән көннән алты ай эчендә эшләргә кирәк, - Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин билгеләп үтте.                                                   

Пенсия фондына гаризаны почта аша җибәрергә мөмкин. Бу очракта теркәлгән документларның күчермәләре нотариаль рәвештә раслана. Кирәкле документлар - уллыкка алынган баланың туу турында таныклык, судның баланы уллыкка алу турындагы карарының күчермәсе, баланы опекага алу турындагы документ.                                         

Пособие билгеләү турындагы карар гариза һәм Пенсия фондына гариза бирүче оешмаларның һәм документларының кирәкле белешмәләре кергән көннән 10 эш көне эчендә чыгарыла. Аерым очракларда, әгәр Пенсия фондына оешмалардан мәгълүмат яки мөрәҗәгать итүчедән түләү хокукын раслаучы документлар килмәсә, гариза буенча карар кабул итү срогы 20 эш көненә озайтылырга мөмкин.Акча түләү билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң 5 эш көне эчендә түләнә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International