Хезмәт терапиясе дәресе

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

Умырзаялар - беренче язгы чәчәкләр, язның беренче кече илчеләре. Бүген хезмәт буенча инструктор Ирина Тихонова җитәкчелегендә хезмәт терапиясе дәресендә социаль хезмәт алучылар гофрлы кәгазьдән умырзая чәчәкләре бәйләмен ясадылар.

Яз елмая, карлар эри,

Ләйсән яңгыр сибәли.

Умырзая яшәү өчен,

Уйсу, дымлы җир эзли.

Тал агачы бөреләнде,

Кояш сибә нурларын.

Умырзая үсеп чыкты

Ватып язның бозларын. (Рәис Гимадиев шигыре)

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International