Билгеләнү шәһәр тибындагы Аксубай поселогы Советы утырышында узды. Көн тәртибендә төп мәсьәләләр арасында шәһәр тибындагы Аксубай поселогы муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Андрей Сетровның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату һәм шәһәр тибындагы Аксубай поселогы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс турындагы мәсьәләләр каралды.
Моңа кадәр шәһәр тибындагы Аксубай поселогы башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән Алмаз Бакиров Аксубай поселогы муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары итеп сайланды. Бу вазыйфага ул 2020 елның апрелендә билгеләнгән иде. Эшләү дәверендә эшлекле сыйфатларны, оештыру сәләтен күрсәтте. Район башлыгы Камил Гыйлманов Алмаз Бакировның шәһәр тибындагы Аксубай поселогы башлыгы урынбасары вазыйфасында да нәтиҗәле эшләячәгенә ышаныч белдерде.
Тулырак: http://aksubayevo.ru/news/sogy-yaalyklar/aksubay-shr-tibyndagy-bist-bashlygy-urynbasary-itep-almaz-bakirov-saylandy