«Талант һәм уңыш» белем бирү фонды 2015 елдан фән, мәдәният, физик культура һәм спорт өлкәсендә күренекле сәләтләр күрсәткән яшьләр өчен Россия Федерациясе Президенты грантларын түләү буенча оператор булып тора. Бу вакыт эчендә 6 меңнән артык студент грантлар алды. Түләүләр уку чорында ай саен 20 мең сум күләмендә башкарыла.
Фән, мәдәният һәм спорт өлкәсендә күренекле сәләтләр күрсәткән яшь кешеләр ай саен бирелә торган түләүләргә дәгъва итә ала. Югары дәрәҗәдәге конкурсларда җиңүчеләр һәм призерлар күренекле сәләтләре булган балалар турында дәүләт мәгълүмат ресурсына кертелә. Исемлекләр https://грантыпрезидента.рф сайтында. Исемлеккә кергән студентлар грантлар алу өчен гариза рәсмиләштерә алалар: сайттагы теркәлү формасын тутырырга һәм аңа кирәкле документларны беркетергә. Тулырак мәгълүмат https://sochisirius.ru Фонд сайтында урнаштырылган.
Тулырак: /file/aksubayevo/File/Положение(3).pdf