15 март көнне Аксубай үзәк китапханәсендә «Җәлил укулары-2022» дип исемләнгән әдәби бәйгесе узды

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

15 март көнне Аксубай үзәк китапханәсендә «Җәлил укулары-2022» дип исемләнгән әдәби бәйгесе узды. Чараның төп  максаты - татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрь иҗатына кызыксынуны арттыру, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү, яшь талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү. Конкурс кысаларында балалар татар, рус һәм чуаш телләрендә шигырьләр укыдылар.                                                                                                                  

Жюри әгъзалары: Аксубай балалар китапханәсе мөдире Артемьева Анна Евгеньевна, Аксубай үзәк китапханәсе белгече Некрасова Елена Павловна һәм Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гатина Фаимә Гариф кызы. Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр, ә нәфис сүз осталары җитәкчеләренә - сертификатлар тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International