Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына субсидияләр алуга гаризалар кабул итүне игълан итә

2022 елның 16 марты, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына мини-сөт парклары территориясендә эре мөгезле терлекләрне тоту буенча фермалар төзүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр бирүгә гаризалар кабул итү турында игълан итә.

Гаризалар һәм документлар Министрлыкның https://agro.tatarstan.ru рәсми сайтында («Министрлык турында» бүлеге, аннары – «Территориаль органнар») күрсәтелгән адреслар буенча Татарстан Республикасы муниципаль районнарында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан кабул ителә.

Гаризалар һәм документлар 2022 елның 14 мартыннан 12 апреленә кадәр кабул ителә. Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.

Грант бирү тәртибе һәм документлар рәвешләре турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында сылтама буенча урнаштырыла https://agro.tatarstan.ru/mini-molochnie-parki-spok.htm

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International