Иске Чуаш Әдәм суы авыл китапханәсендә «Игелек һәм шатлык битләре» дип исемләнгән китап-журнал күргәзмәсе оештырылды. Тематик күргәзмә киң катлау укучыларга тәкъдим ителә. Китапханәче бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, китапханәдә булган басмалар белән таныштырды. Башлангыч сыйныф укучылары өчен Е. Михаленко «Могҗизалы шәм», Б. Ганго «Балаларга яхшылык турында», Д. Харченко «Искиткеч ачыш», «Православие мәдәнияте» дигән рухи – әхлакый тематикага балалар әдәбиятын карау булды. Аннан соң В.Брэйэрның 1-4 сыйныф укучылары башкаруында «Игелекле әкиятләр» китабы буенча кыскача хикәяләр яңгырады.