15 март көнне Иске Ибрай авыл мәдәният йортында «Акыллар көрәше»дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде.

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

15 март көнне Иске Ибрай авылы мәдәният йортында «Пушкинская карта» программасы һәм «BoOkВы» китапханә антикафесы яшьләр проекты кысаларында «Акыллар көрәше» интеллектуаль уены узды. Укучылар өчен республикабыз тарихы, мәдәнияте буенча бик кызыклы сораулар әзерләнде.               Аларга җавапларны уку елларында алган белемнәргә нигезләнеп һәм «логиканы кертеп» табарга мөмкин иде.     Дусларча алкышлар астында Аксубай китапханәсе хезмәткәрләре лаеклы бүләкләр тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International