Муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы  

2022 елның 18 марты, җомга

   2022 елның 17 мартында профилактика субъектлары катнашында муниципаль социаль - реабилитация консилиумының чираттагы утырышы уздырылды.  Көн тәртибе буенча 3 социаль яктан куркыныч булган гаиләләрнен хәле тикшерелде һәм алар белән эш этаплары каралды.  Шулай ук, төп этабының индивидуаль реабилитация программасын гамәлгшыру кысаларында социаль яктан куркыныч хәлдә булган 2 гаилә белән эшләү нәтиҗәләре каралды.  Утырыш йомгаклары буенча консилиум әгъзалары тарафыннан балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия каршында бер гаиләне ведомствоара исәпкә кую турында гариза бирү хакында карар кабул ителде. Моның өчен нигез - ата-аналарның спиртлы эчемлекләр белән кирәгеннән артык мавыгуы.   Тиешле ведомстволар ягыннан контроль әлеге гаиләләрдәге вәзгыятьне төзәтүдә үз ролен уйнарга мөмкин, дип өметләнәбез.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International