Бәйгедә районның 14 гомуми белем бирү оешмасыннан 5-11 сыйныфлар белем алучы 30 укучы катнашты.
Жюриның бердәм карары белән нәфис сүз осталары бәйгесендә түбәндәге укучылар җиңүче булды:
Зәйнеева Гөлшат, В. Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы (укытучысы Архипова О. А.);
- Шәйхетдинов Роман, 2 нче Аксубай урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы (укытучысы Шакирова М. В.);
- Стешина Юлия, 3 нче Аксубай урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы (укытучысы Газизова А.Б.).
Бәйге нигезләмәсе буенча муниципаль этап җиңүчеләре төбәк этабында, төбәк этабы җиңүчеләре Бөтенроссия финалында катнаша. Финалда җиңүчеләр «Тере классика» бөтенроссия яшь нәфис сүз осталары бәйгесендә җиңүче дипломы, спонсорлардан бүләкләр һәм «Артек» балалар җәйге лагерена юлламалар белән бүләкләнәчәкләр.
Җиңүчеләргә «Тере классика» бөтенроссия яшь шигырь укучылар бәйгесенең төбәк этабында уңышлар һәм җиңүләр телик!!!