2022 елның 14 мартында комиссиянең чираттагы утырышында ике балигъ булмаган балага карата граждан Б.ның ата-ана хокукларын торгызу турында карар кабул ителде.
Кешене ата-ана хокукыннан мәхрүм иткәндә, ул барыбер, теләк булганда, баланы күрергә һәм аның тормышында катнашырга мөмкин. Ата-ана үзенең тәртибен, яшәү рәвешен һәм (яисә) бала тәрбияләүгә мөнәсәбәтен үзгәрткән очракларда ата-ананың (аларның берсенең) хокуклы кире кайтарылырга мөмкин.