«Мәктәп волейбол лигасы» республика проекты кысаларында волейбол турниры

2022 елның 18 марты, җомга

12 март көнне 3 нче Аксубай урта мәктәбе базасында «Мәктәп волейбол лигасы» республика проекты кысаларында волейбол турнирының муниципаль этабы узды. Спорт ярышларында районның гомуми белем бирү оешмаларыннан 10 кыз командасы катнашты. Киеренке көрәштә Савгач урта гомуми белем бирү мәктәбе кызлар командасы җиңүче булды. Мактаулы икенче һәм өченче урыннарны Иске Саурыш төп гомуми белем бирү мәктәбе (укытучысы Ишметова Анфиса Савестьяновна) һәм академик Н.Т. Савруков исемендәге Сөнчәле урта мәктәбе (укытучысы Воркунов Вячеслав Иосифович) командалары яулады.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International