Кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында Аксубайда Россия кулланучылар күзәтчелеге һәм Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләренең банклар һәм күп функцияле үзәккә килүчеләр белән очрашуы булды.
2022 елда «Fair Digital Finance» - «Гадел цифрлы финанс хезмәтләре» Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең девизы. Цифрлы финанс хезмәтләренең киң таралуына бәйле рәвештә, финанс алдашу куркынычы да арта. Соңгы елларда, бигрәк тә дистанцион хезмәт күрсәтү каналларына күчү аспектында, банк өлкәсендә мошенниклык системаларының үсеш тизлеге шундый законсыз гамәлләрдән саклану тизлегеннән шактый артып китүе ачыкланды.
Бу мизгелләрне Аксубайда урнашкан банк бүлекләренә һәм күпфункцияле үзәккә килүчеләргә, Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсенең Аксубай районындагы баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль - инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч - эксперты Ирина Ершова аңлаттылар.
Ведомство белгечләре гражданнарга цифрлы финанс хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә кулланучыларның төп хокукларын аңлаттылар.