Кырым Россия белән кушылган көнне гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучылар арасында шашка турниры оештырдылар. Турнир башланганчы бәйрәм тарихы турында сөйләделәр һәм танып-белү викторинасы үткәрделәр.Турнир призерлары-Юрий Ефимов һәм Екатерина Долбилова. Турнир җиңүчесе-Валентин Николаев. Барысына да Яшьләр эшләре һәм спорт секторы грамоталары һәм «Назлылык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән сувенирлар тапшырылды.