Хәбәр итәбез!

2022 елның 18 марты, җомга

«Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында» 19.04.1991 ел, №1032-I Россия Федерациясе Законының 25 статьясы нигезендә «Аксубай районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУсе искә төшерә:

- оешманы бетерү яки эшчәнлекләрен туктату, оешма хезмәткәрләре санын яки штатын кыскарту һәм эш бирүченең (оешма) хезмәт килешүләрен өзү ихтималы булган очракта эш бирүче (оешма) ике айдан да соңга калмыйча, ә эш бирүче (индивидуаль эшкуар) хезмәт килешүләрен өзү турында карар кабул иткәндә  тиешле чаралар уздырыла башлаганчы ике атнадан да соңга калмыйча, бу хакта мәшгульлек хезмәте органнарына, вазыйфа, һөнәр, белгечлек һәм аларга квалификация таләпләре күрсәтеп, һәр конкрет хезмәткәрнең хезмәт өчен түләү шартлары, ә оешма хезмәткәрләренең санын яки штатын кыскарту турындагы карар хезмәткәрләрне күпләп эштән азат итүгә китерергә мөмкин булган очракта, тиешле чаралар уздырыла башлаганчыга кадәр өч айдан да соңга калмыйча, язма рәвештә хәбәр итәргә тиеш;

- тулы булмаган эш көне (смена) һәм (яки) тулы булмаган эш атнасы режимы кертелгәндә, шулай ук җитештерүне туктатып торганда эш бирүче бу хакта тиешле чаралар үткәрү турында карар кабул ителгәннән соң өч эш көне эчендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә хәбәр итәргә тиеш;

- әлеге эш бирүчегә бөлгенлек (банкротлык) процедураларын куллану турында мәгълүмат, шулай ук инвалидларны һөнәри реабилитацияләү һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен кирәкле мәгълүмат.

Россия Хезмәт министрлыгының «Халыкны эш белән тәэмин итү максатларында оператив мониторинг үткәрү турында» 26.01.2022 ел, №24 боерыгы нигезендә, эш бирүче тарафыннан югарыда күрсәтелгән мәгълүматларны бирү формалары расланды.

Оператив мониторинг өчен әлеге мәгълүматларны «Россиядә эшләү» дистанцион-бердәм цифрлы платформада (trudvsem.ru) күрсәтергә кирәк. Моның өчен Сезгә «Россиядә эшләү» платформасының шәхси кабинетына керергә кирәк, аннары «Барлык отчетлар» вкладкасын сайларга.                                                                                                                             

Шулай итеп, «Аксубай районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУ дәүләт казна учреждениесе расланган формалар буенча мәгълүматларны үз вакытында кертүне һәм актуальләштерүне сорый.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International